Үсегез, җиләкләрем! Печать

Сыгылмалы көянтәм,

Чәчәкле чиләкләрем.

Йөгерә-йөгерә су ташыйм:

"Үсегез, җиләкләрем!"


- Алсу кояш нурында

Сез кызарып пешәрсез...

Әби белән икәү без

Җиләкләп чәй эчәрбез.



Касыйм Тәхау