Кыш бабай ясадык Печать

Җыелып җепшек кардан,

Кыш бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

 

Нинди эш кушыйк аңа дип

Кичен уйлап тордык та -

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

 

Д.Гарифуллин