Кыш бабай, тырыш бабай Печать

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән.

Әллә сагынып көткәнне белгән.

Алып килгән ул зур шугалаклар,

Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

 

Тәрәзәләргә ясаган атлар,

Ул биек таулар, чыршы, наратлар

Шуларга карап гаҗәпкә калам,

Ничек ясый?- дип сокланам аңа.