Каз бәбкәләре Печать

Барыбызга да елмаеп

Карауга яз кояшы,

Каз бәбкәсе белән тулды

Олы бер каз оясы!

 

Көз җитүгә бәбкә белән

Бер ишегалды тулыр -

Бер оя каз бәбкәләре

Бер ишегалды булыр!

 

Роберт Миңнуллин