Көз-И. Солтан Печать

Кояш офык ишегеннән

Керергә кыймый тора,

Йөзен борды, колак салды

Торналар тавышына.

 

"Торыйк - торыйк, торыйк - торыйк", -

Китеп бара торналар.

Соңгы кат авыл өстендә

Нур белән коеналар.

 

Кояш аларны җылытып,

Озатты ерак юлга.

Артларыннан яулык болгап

Болыт килә авылга.

 

"Исән-сау барып җитегез", -

Диде дә торналарга,

Йомшак күңелле шул болыт

Әй тотынды еларга...

 

И. Солтан