Кар яуды |
Менә нинди кар яуды: Ап-ак булды җир өсте. Чаналарга, чаңгыларга Җиткереп булмый эшне. Бөтен дөнья чаж да чож, Тауда - kasyna online тау шуучылар. Тау асты да чуп-чуар, Тау өсте дә чуп-чуар.
Тау башыннан төшкәндә Мәтәлеп тә китәләр. Ничек итсә-итәләр, Барыбер төшеп җитәләр. Гел шома гына булмый шул, Кайчакта егылалар. Егылсалар егылалар, Алар бит чыныгалар.
Галимҗан Латыйп
|