Җиләк кайда күп? Печать

Әти, әни, мин - өчәү,

Йөрибез аланда.

Җыябыз җир җиләк

Үләнне аралап.

 

Җиләк күп аланда!

Яхшылап кара да:

Очрый ул алда да,

Күренә янда да.

 

Шулай да җиләкләр

Күберәк табыла,

Әтием янында,

Әнием янында.

 

Р.Файзуллин