Кар яуган! |
Тәрәзәгә күз салдым Тордым да бүген иртән. Күргәч аптырап калдым: Җирне кем ап-ак иткән?
Урамда нишләгәннәр: Әллә он сипкәннәрме, Әллә зур мичкәләрдән Бик күп сөт түккәннәрме?
Бөтен җирдә ак юрган... Белдем-белдем - кар яуган! Әй шәп булган, шәп булган - Без шуарбыз таулардан.
Зәки Нури |