Кар бабай ясыдык Печать

Җыелып җепшек кардан

Кар бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,

Авызын хәтта уйдык.

 

Нинди эш кушыйк аңа, дип,

Кичен уйлап тордык та -

Каравылга дип калдырдык

Бер таяк тоттырдык та.

 

Дамир Гарифуллин