Гөмбәләр Печать

Әйтерсең лә качыш уйный

Гөмбәләр безнең белән.

Мин ул шаян гөмбәләрне

Бик оста эзли беләм.

 

Ак, ал, кызыл гөмбәләрне

Табам да кисеп алам,

Мин аларны һич бутамыйм,

Җайлап кәрзингә салам.

 

Тик чебен гөмбәсе кебек

Агулысын өзмимен,

Нәкъ әнием әйткәннәрен -

Яхшыларын эзлимен.

 

М. Фәйзуллина