Ата каз Печать

Күргәнегез бармы сезнең

Ата каз биегәнен,

Нәни бәбиләре чыккач,

Кычкырган, сөенгәнен.

 

Ул кыңгылдап, әнкә казны

Яратып сөйләшкәнен,

Сары йомгак бәбкәләргә

"Гаң-гаң" дип эндәшкәнен.

 

Таң атты дип шатланса да,

Юаш икән бу, димә:

Ата каз булганда берүк

Бәбкә янына килмә.

 

Эльмира Шәрифуллина