Исәнме, кыш бабай Печать

Кыш бабай, кыш бабай,

Исән- сау килдеңме?

Син бездә яңа ел

Икәнен белдеңме?

 

Белдеңме син безнең

Сагынып көткәнне.

Үзең дә көттеңме

Яңа ел җиткәнне.

 

Без көттек бик күптән

Яңа ел килә дип.

Сиңа дип сөйләргә

Шигырьләр өйрәндек.

 

Кулга кул тотынып

Ясыйк та түгәрәк

Әйдә кил ,кыш бабай,

Әйләник бергәләп.

 

Яңа ел сиңа да

Сөенеч китерсен.

Тагын бер ел үткәч

Яңадан килерсең.