Бакчачы Печать

Бик уңган безнең бакчачы бабай,

Яше үзенең 90 да бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,

Көрәген ала, җиңен сызгана.

 

Түтәлләр казып гөлләр утырта,

Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә чәчәкләр:

Нәркиз, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр.

Язын бакчага кайталар кошлар -

Безнең кадерле канатлы дуслар.

 

М. Җәлил.