Безнең әби Печать

Безнең әби сау-сәләмәт

Җитмеш яшь тулды инде.

Тик чем кара чәчләренә

Ак бәсләр кунды инде.

 

Үзе көләч, йөзе көләч,

Һәр эшкә ул өлгерә.

Безне тирәсенә җыеп,

Әкият сөйләп көлдерә.