Яңгыр, яу! |
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу... Көмеш кадак, ука бау... Яу син, яу, килеп кенә, Тыпырдап биеп кенә; Чамасын белеп кенә, Җиргә ямь биреп кенә.
Яңгыр, яңгыр, яңгыр, яу... Көмеш кадак, ука бау! Яу син, яу көмеш булып, Безгә гөлҗимеш булып, Зәңгәр чәчәкләр булып, Ал-кызыл мәкләр булып.
Көмеш кадак, ука бау... Җиргә татлы дым булсын, Игеннәр гөрләп уңсын, Бар дөньяга нур бөркеп, Туган җир балкып торсын! Яңгыр, яу!
|
|