Яңгыр телим |
Гали яңгыр тели: "Яңгыр, яу! Яу, яу, яу! Басуда иген уңсын. Үләннәр дә күп булсын. Безгә катык-сөт булсын!..." Болытлар бар иде һавада, Әй тотынды яңгыр яварга. Яңгыр ява башлагач кына, Гали качты лапас астына. Яңгыр көлеп калды шаркылдап: - Үзең, "яу" дип, яңгыр телисең, Үзең миннән качып йөрисең.
|
|