Чебиләр |
Өй алдында чебиләр: - Чип-чип-чип! - дип йөриләр. Кечкенә канатлары, Муеннары сап-сары.
Ул - аларның туннары. Мин җим сипсәм, бииләр. - Акыллы бит син, Дилбәр,
Сип, сип, сип, сип күп! - диләр. Үзләре гел чүплиләр. Җәйләр менә үтәрләр, Чебиләр дәү үсәрләр.
- Без тавык! - дип йөрерләр. Шулвакыт инде минем Әни биргән кәрзинем
Йомырка белән тулыр... Тулырмы? Тулыр! Яшь әтәчем дә булыр. Булырмы? Бу-лыр!
Мине уятыр иртүк. - Кикрикүк! Мин утырам чирәмдә. Чебиләрем тирәмдә: - Чип-чип-чип! - дип йөриләр, Талпынышып бииләр.
|
|