Чебиләр |
Акыллы кыз Гөлфия Чебиләрне бик сөя: Әнисе эштә чагында, Ул аларга җим сибә. Эндәштеме: "Чеп-чеп!" - дип, "Ачыктык шул бик-бик!" - дип, Тирәсенә чебиләр Җыелыша: "Чик-чик!" - дип.
Һич тынычлык бирмиләр: Гөлфиянең кул астында Черелдәшеп йөриләр. Ул аларны аралап, Җим өләшә чамалап, Ә чебиләрнең анасы Читтә йөри сагалап.
Дәшә тавык барсына. Гөлфия карап кала Тимәсен дип карчыга.
|
|