Присоединяйтесь!

Расширения для Joomla
Файдалы җиләк PDF Печать E-mail

Әнкәй әйтә: - Җәй көне, - ди, -

Җиләк ашарга кирәк.

Елмаеп кына торырсың -

Бик файдалы ул җиләк!



Бер стакан җиләк алды

Бүген баргач базардан.

Файдалырак булыр иде,

Нигә инде аз алган...


Трамвайда ашап кайтам,

Бөтен кеше кызыга.

Мөлдерәп утыра әнә

Бер апаның кызы да.


Беләм инде, күрәм инде,

Авыз сулары килгән.

Ымсынып калмасын диеп,

Аңа да бераз бирәм.


Кыстаттырып торган булды,

Үзе барыбер алды.

Җиләкне кабу белән үк

Шундый матур елмайды.


- Тәмле! Тәмле! - дия-дия

Бик тиз чүпләп бетердек.

Стакан төбе күренгәч,

Бергәләшеп без көлдек.


Әнкәй бигрәк дөрес әйткән,

Җиләк ашарга кирәк -

Бөтен кешене елмайтты,

Файдалы икән җиләк!

Шәүкәт Галиев

 
Понравился сайт? Поделись им с другими: