Чыршының күлмәкләре |
Яшь чыршылар киң итәкле Күлмәкләрен кигәннәр. Җитәкләшеп, бергәләшеп Юл буена килгәннәр. Энәле күлмәкләренә Карап тордык сокланып. Тик Равил берничә энә Өзеп алды шукланып. Апа әйтте:
- Болай эшләү Начар гадәт, бел менә: Һәр чыршы күлмәк алыша Җиде елга бер генә.
Без энәләрен йолыксак, Чыршы күлмәксез калыр, Җиде ел буена ничек Күлмәксез яши алыр?
Стихи на татарском для детей Татарские детские стихи |
|