Тополь |
Җәй дә үтәр, көз дә җитәр, Туңар ул чак курчагым. Салкын килгәч ябынырга Сырып куйыйм юрганын.
Мамыкка ник аптырарга? Җыям ишегалдыннан, Ап-ак булып җир өстенә Яуган бит ул топольдән.
Бөдрә чуклы яшел тополь Кыш киләсен белгәнме? Әллә курчагыма юрган Сырасымны сизгәнме?
Әзһәр Габиди |
|