Сәбәп нидә? |
...Булмады... Нәкыйп, Нәҗип, Булатны Тәки җиңеп булмады! Югыйсә кышлар буе Таудан кайтып кермәдем; Булмагандыр болай ук Чаңгы шуып йөргәнем. Булмагандыр болай ук Чанада шууларым, Акбай белән бергәләп Куяннар кууларым... Гер күтәрдем көн саен, Ныгысын, дип беләкләр: Вакыт булмады хәтта Су ташырга чиләкләп. Вакыт булмады бер дә Әнигә булышырга: Идәннәр себерергә Һәм казлар куышырга... Шулай көннәр уздылар, Җитте сабан туйлары... Җитте... Тик малайларны Тәки егып булмады. Батыр калып булмады! ...Нигә батыр калмадым, Нигә җиңәлмәдем мин?- Беләсезме? Ә сәбәбен Үзем беләлмәдем мин.
Ләбиб Лерон |
|