Сабантуй |
Бүген бездә Сабантуй, Эшләреңнең барын куй. Тизрәк йөгер мәйданга: Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар? Йөгерергә кемнәр бар? Кызганмый табаннарны Урагыз мәйданнарны.
Ә көрәшә кайсыгыз? Көч сынашып кайтыгыз. Курыкмагыз егылудан, Йөгереп артта калудан.
Йөгереп артта калудан. Колагыңа киртләп куй. Булмаса һөнәрегез, Читтән карап йөрегез
Картлар чүлмәк ватканын, Атлар чабышып кайтканын, Көрәшчеләр бер-берсен Җилкә аша атканын.
Карасагыз - бәйрәм бар, Сусасагыз - әйрән бар. Ял итәрсез арсагыз, Үкенмәссез барсагыз.
Фәнис Яруллин |
|