Сабан туе, сабан туе... |
Әгәренки-мәгәренки, Көтмәгәндә алай-болай, Очар тәлинкәдән ялгыш Төшеп калса берәр малай... Нинди булыр икән уе - Күрсә безнең сабан туен? Ничек алыр сулышкаен Күрсә әгәр, ике малай Капчык белән сугышканын? Күзе челт-мелт итәр микән, Күргәч, чүлмәк ваткан чакны? Тынсыз калып торыр микән, Күргәч, атлар чапкан чакны? Ниләр уйлар күрсә әгәр: Капчык киеп йөгергәнне, Озын колганың очыннан Чуар әтәч төшергәнне? Олы-чага, кызый-мызый, Авызына кашык кабып, Шул кашыкка күкәй салып Йөгергәнне күрсә әгәр, Торыр микән хәйран калып?.. Нәп-нәкъ шулай булыр иде, Миндәй хәйран калыр иде.
Ләбиб Лерон |
|