Кыш килде |
Урамнарга, бакчаларга, Урман, кырлар өстенә Ак мамыктай күбәләк кар Төшә дә төшә генә. Урамга чыктык шаулашып, Йортлардан чана тартып; Уйныйбыз учта йомарлап, Юеш кар тубы атып.
Яңа яуган кар шыгырдый Өстенә баскан саен, Курыкмыйча каршылыйбыз Салкын кыш аен. Һава саф - рәхәт суларга, Яп-якты бөтен урын. Кыш бабай килде кунакка, Җир киде йомшак тунын.
Галимҗан Латыйп |
|