Кырмыскалар илендә |
Җәйнең матур көнендә Күзәт әле, иренмә - Көне буе эш кайный Кырмыскалар илендә.
Ничек төзи белгәннәр: Өйләре катлы-катлы. Озын, урау юллардан Чабалар бер-бер артлы.
Яңгыр килсә - посалар, Өйләре-җылы, җайлы. Бергәләшеп яшәгәндә Башта юк һич тә кайгы.
Нәни генә кырмыска, Ямьнәр өсти тормышка. Җәй эшләсә, ял итәр - Ерак калмады кышка.
Факил Әмәк |
|