Кыш килде |
Килеп җитте кыш та. Ай-яй, салкын тышта... Өч ай торыр торса, - Аның гомере кыска... Тәңкә карлар сипкән, Җирне ап-ак иткән; Чыршы, каен, имән Кардан чикмән кигән. Саф һавага чыгып, Таудан чана шуып, Кышның салкыннарын Җибәрәбез куып.
Ә кыш көлә-көлә Битебездән үбә. Алсу була безнең Битләр шуңа күрә. - Мин, - ди, - сезгә тиздән Ёлкагызга киләм; Яңа елны котлап, Бик күп бүләк бирәм. Чаңгы шусыннар дип, Яудырдым мин кар, - ди, - Оста шуучыга Зур бүләгем бар, - ди.
Бабай килә диеп, Җырлар өйрәнербез, Гармун уйнап, биеп, Җырлап җибәрербез.
Бари Рәхмәт |
|