Кыш килде |
Ап-ак тун киеп кыш килде, Яфрак-яфрак кар ява. Без дә кидек җылы туннар, Куркытмый салкын һава.
Чормадан сикереп төште Чаңгылар һәм чаналар. Ак мамыктай ап-ак кышны Сагынып көткән алар.
Сөенәбез, шатланабыз, Күңелле үтә кышлар. Чаңгы, чана, тимераяк - Безнең иң якын дуслар.
Гөлшат Зәйнашева |
|