Кояш - безнең дустыбыз |
Иртә торып юлга чыксак, Кояш озатып килә. Көне буе юлда кояш, Көн буе безнең белән.
Суга керсәк, ул да керә Чыныктыра нурлары. Безнең белән уйный кояш, Без - кояшның дуслары.
Җәй буе озатып барды Болыннар буйлап безне. Тәмле җиләкләр пешереп Сыйлады һәммәбезне.
Көнгә чыксак, каршы ала Сибеп җылы нурларын. Кояш һаман безнең белән, Без - кояшның дуслары!
Рафис Корбан
|
|