Корыда яуган яңгыр |
Иркен сулап куялар да, Игеннәр: "Рәхмәт! - диләр. - Сусап-кибеп беткән идек, Безгә бик рәхәт!" - диләр.
Ишетәмсең кыярларны, Кәбестәне, кабакны? Үрдәкләр, казлар һәммәсе "Рәхмәт!" диеп кабатлый.
Чәчәкләр дә, агачлар да Рәхмәт әйтәләр аңа. Яңгыр ява! Яуган өчен Яңгырга рәхмәт ява!
Шәүкәт Галиев |
|