Көз-И. Солтан |
Алтын-сары Яфракларны Җилләр саный. Иртә-кичен Суык бабай Бармак яный. "Ник гомергә Килми икән Шушы язлар?!" Дигән кебек Моңсу гына Китә казлар. Әнә инде
Юлга чыккан Торналар да... Бер үк сүзне Кабатлыйлар, Гүя, бар да: - Суык бабай Арттан җитеп Харап булмыйк, Оча торыйк, Бара торыйк, Тор-рыйк, Тор-рыйк!
Хәкимҗан Халиков |
|