Әни гөлләре |
Әни утыртты гөлләр, Алар үсә зур булып, Утыралар ямь биреп, Бөтен өебез тулып.
Мин аларга су сибәм Яки иртән, я кичен. Әниемә булышам Эше азайсын өчен.
Хуш исле нәфис гөлләр Үсәләр биек булып, Утыралар ямь биреп, Бөтен өебез тулып!
Н. Гайсин |
|