Әбием, әнием һәм мин |
Чулпыларын чың- чыңлатып, Әбием суга барган. Күлмәкләренә уралып, Җилфер - җил уйнаклаган…
Шул чулпыларны чыңлатып, Әни дә суга барган. Мөлдерәмә чиләкләрдән Гөлләргә сулар тамган…
Минем дә суга барышым, Кояш елмая күктән. Чулпылар-шул, көянтәм-шул, Күлмәгем генә бүтән…
|
|