Барыбызга да елмаеп
Карауга яз кояшы,
Каз бәбкәсе белән тулды
Олы бер каз оясы!
Көз җитүгә бәбкә белән
Бер ишегалды тулыр -
Бер оя каз бәбкәләре
Бер ишегалды булыр!
Роберт Миңнуллин