Кыш бабай килә |
Котлап бөтен кешеләрне Яңа ел белән, Җилдереп кенә пар атта, Кыш бабай килә.
Зур капчык салган чанага, Ә анда бүләк: Уенчык төлке, аюлар, Бизәкле чиләк.
Машина, мылтык, самолет Керпе һәм туплар... Җаныңа ни кирәк, анда Бөтенесе бар.
Кыш бабай килә җилдереп, Капчык кулында. Кар бураннар тузып кала Аның юлында.
Д.Гарифуллин |
|