Көз-И. Солтан |
Кояш офык ишегеннән Керергә кыймый тора, Йөзен борды, колак салды Торналар тавышына.
"Торыйк - торыйк, торыйк - торыйк", - Китеп бара торналар. Соңгы кат авыл өстендә Нур белән коеналар.
Кояш аларны җылытып, Озатты ерак юлга. Артларыннан яулык болгап Болыт килә авылга.
"Исән-сау барып җитегез", - Диде дә торналарга, Йомшак күңелле шул болыт Әй тотынды еларга...
И. Солтан |
|