Әби күзлеген эзли |
Кайда икәнен белми, Әби күзлеген эзли. Күзлеге бит кулында, Әмма ул аны сизми.
- Әби, әби, - дим аңа, Каршысына ук килеп, - Җайлы булыр эзләргә Күзлегеңне ки элек.
Әби күзлеген кия, Үзе елмаеп көлә. - Рәхмәт, табып бирдең, - ди, Аркамнан сөя-сөя.
Н.Мадьяров |
|