Ап-ак булып күпереп пешкән
Икмәк тора табында.
Мул ризыклы өстәл өстен
Ямьләндерә тагын да.
Игенченең зур хезмәте
Күренә бу икмәктә.
Яшәү дәрте, яшәү яме
Хезмәттә тик, хезмәттә.