Җиләк кайда күп? |
Әти, әни, мин - өчәү, Йөрибез аланда. Җыябыз җир җиләк Үләнне аралап.
Җиләк күп аланда! Яхшылап кара да: Очрый ул алда да, Күренә янда да.
Шулай да җиләкләр Күберәк табыла, Әтием янында, Әнием янында.
Р.Файзуллин |
|