Присоединяйтесь!

Расширения для Joomla
Дәү әни PDF Печать E-mail

Түтәлләрнең чүбен утап

Бер читкә куйдым өеп,

Дәү әни аркамнан сөя:

- Үзем үстердем! - диеп.

 

Дәү әни караган мине

Әнием эштә чакта.

Ашаткан ул, сөт эчергән,

Бергә уйнаган хәтта.

 

Юындырган, киендергән,

Йөрегән күтәреп тә.

Әкиятләр дә сөйләгән.

Йоклаткан тирбәтеп тә…

 

Кыярларга сулар сиптем

Елгадан ташып хәтта.

Мин дә кыярлар үстердем

Әбиемнәрдә чакта.

 

Түтәлдән кыярлар җыйдым

Кәрзингә өеп - өеп.

Дәү әнигә кертеп бирдем:

- Үзем үстердем! - диеп.

 

С. Рәхмәтуллин

 
Понравился сайт? Поделись им с другими: