Гел усал күзе белән. |
Беркөн шулай үз бәбкәмне Булдым тотып карарга. Тик ата каз канат җәеп Килде мине таларга.
Ул усалның чукуыннан Көчкә качып котылдым. Ә ата каз ана казга Мактанырга тотынды.
- Күрдеңме, теге малайны Җибәрдем бит кыйнап, - ди. Ана каз да аны хуплап: - Кыйгак, кыйгак, кыйгак, - ди.
Аның усал булуы да Ярый, бер уйлаганда, Бәбкәләрне тилгәннәрдән Саклый мин булмаганда.
Нәҗип Мадьяров |
|