Ата каз |
Күргәнегез бармы сезнең Ата каз биегәнен, Нәни бәбиләре чыккач, Кычкырган, сөенгәнен.
Ул кыңгылдап, әнкә казны Яратып сөйләшкәнен, Сары йомгак бәбкәләргә "Гаң-гаң" дип эндәшкәнен.
Таң атты дип шатланса да, Юаш икән бу, димә: Ата каз булганда берүк Бәбкә янына килмә.
Эльмира Шәрифуллина |
|