Бакчачы |
Бик уңган безнең бакчачы бабай, Яше үзенең 90 да бугай. Ул кояш белән бергә кузгала, Көрәген ала, җиңен сызгана.
Түтәлләр казып гөлләр утырта, Алмагачларның башларын кырка. Түтәлне тутырып үсә чәчәкләр: Нәркиз, миләүшә, сөмбел һәм мәкләр. Язын бакчага кайталар кошлар - Безнең кадерле канатлы дуслар.
М. Җәлил. |
|