Август |
Җиләкләр беткән чаклар, Шомыртлар кипкән чаклар. Бәрәңге үскән чаклар, Алмалар пешкән чаклар.
Миләшләргә бүрек-бүрек Кызыл ут капкан чаклар. Арыш башакларын уып, Куаныч тапкан чаклар.
Белдеңме инде син, дус, Төрле-төрле эшләпәле Гөмбәләр үскән чаклар.
Бөтен авыл белән бергә Уракка төшкән чаклар. Өем-өем помидорлар Кызарып яткан чаклар.
Җир җимертеп болыннарда Колыннар чапкан чаклар. Менә нинди ул август!
Дамир Гарифуллин |
|