Присоединяйтесь!

Расширения для Joomla
Ак бәхетләр алып килсен PDF Печать E-mail

Көн артыннан көннәр үтә,

Гүя еллар йомгак сүтә.

Иске елның матур киче

Саубуллашу кичен көтә.

 

Бөтерелә ак өермә

Кара, кара, карасана!

Кыш бабай килә түгелме,

Ак бизәкле чанасында?

 

Көтәбез без әйдә килсен,

Ак бәхетләр алып килсен!

Шул бәхетне барыбызга,

Тигез итеп бүлеп бирсен.

 
Понравился сайт? Поделись им с другими: