Айнур үпкәләде |
Ап-ак кына, йомшак кына Кар явып киткән кичтән. Мондый матур, йомшак карны Ул көтә иде күптән.
Тәгәрәтеп җепшек карны, Ясап куйдык Кар бабай! Менә, малай, бабай инде - Бар бабайларга бабай!
Иртәгесен Айнур торып, Тәрәзәгә караса, Кар бабайдан җилләр искән - Эреп беткән ләбаса!
Айнур аңа үпкәләде - Үзен ташлап киткәнгә... "Чын кыш түгел икән лә бу," - "Алдакчы" кыш икән лә!
Фирая Зыятдинова
|
|